+22 °С
Яңгыр


Сайлауларга килгән һәр кешенең күңелен күтәрү, бу мөһим чарага бәйрәм төсе өстәү – зур бурычларның берсе иде. Шуңа күрә һәр сайлау участогы мәктәп укучылары һәм авыл үзешчән сәнгать коллективлары оештыруындагы төрле уеннар, җыр һәм биюләрдән гөрләп торды. Мәсәлән, башкалардан аермалы буларак, Иске Кыргыз мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләвендә “Чәчкә бәйрәме” узды. Сайлауга килгән һәр кеше биредә күңелле ял итеп, яхшы кәеф белән таралышты.