+21 °С
Болытлы


2092нче Иске Кыргыз сайлау участогында халык ышанычлыларын сайлаулар әзерлек, оешканлык белән тыныч шартларда бара.
Комиссия секретаре Зөләлә Гилемова 7.00 сәгатьтә мөһим чарага старт биреп, гражданлык бурычын үтәргә килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Аның сүзләренә караганда авыл халкының күпчелек өлеше гражданлык бурычын көннең беренче яртысында үти. Сайлаулар хокук бозулардан тыш бара.