+22 °С
Яңгыр


Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга һәм авыл советы авыл биләмәсе Советларына депутатлар сайлау көнен Ишкар авылы халкы күтәренке кәеф белән каршылады. Иртәдән үк 2080нче сайлау участогы урнашкан авыл мәдәният йортына бәйрәмчә киенгән халык агылды.
Авыл халкы, аеруча өлкән буын вәкилләре актив катнаша. Бар гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган Рәсимә һәм Газинур Гәрәевлар, Роза һәм Рәмил Ракыйповлар иртәннән үк килеп лаеклылар өчен тавыш бирде.