

Һәркемнең үзенең генә яраткан, хөрмәт иткән укытучылары була. Минем дә яраткан укытучыларым бар. Шулар арасыннан аеруча иң якыны- Сеңрән төп мәктәбендә бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, минем сыйныф җитәкчем, урыс теле hәм әдәбияты укытучысы Роза Насретдинова булды. Әлеге язмамны аның истәлегенә багышлыйм. Әгәр исән булса, яраткан укытучыма бүген 75 яшь тулган булыр иде.
Күңел дәфтәрен актарып утырам. Әллә кайларда калган мәктәп еллары бер-бер артлы күз алдыма килеп баса. Гомеребезнең иң бәхетле чагы булгандыр ул еллар. Әле бүгенгедәй хәтеремдә. Көзнең иң матур көннәренең берсе - 1 сентябрь иде. Кояш тирә-якка җылы нурларын сибә. Шул матур мизгелдә, чәчәкләр белән тулы мәктәп бусагасында, Роза Галиәкбәр кызы безне каршы алды. Безнең 7 сыйныфка килүебез. Шул көннән башлап үзара дус яшәргә, мәктәп елларын онытылмаслык итеп хәтердә калдырырга, матур сүзләр табып безнең кәефләрне күтәрергә, яхшы укырга өндәүче укытучым минем. “Аз гына белер өчен дә бик күп укырга кирәк,-дип бик еш кабатлый иде ул безгә.
Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларга әзерләнгәндә дә һәрберебезнең табигать тарафыннан бирелгән сәләтен ачарга, үстерергә тырышты, һәркайсыбызны шәхес итеп күрә белде. Биергә, җырларга, сәхнәләрдә чыгыш ясарга өйрәткәндә без аның шулкадәр күп белүенә гаҗәпләнә идек. Төрле бәйгеләрдә, ярышларда, бәйрәмнәрдә сыйныфыбыз һәрчак алдынгылар рәтендә булды, чөнки безнең Роза апабыз тынгысыз йөрәкле, уңган-булган, тырыш, компетентлы педагог иде.
Роза Насретдинова ачык йөзле, яхшы күңелле, шул ук вакытта таләпчән дә була белде. Мәктәп елларына ямь өстәп, төрле бәйрәм чаралары, экскурсияләр оештыра иде. Туган колхозыбыз басуларында мал чөгендере, бәрәңге җыеп йөргән вакытлар да онытылмый. Безне эшкә өйрәтеп, хезмәт тәрбиясе дә бирде ул.
Роза апа безгә карата киң күңелле, гадел, искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә. Безнең язмыш өчен борчылып яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Моны ул укытып чыгарган бихисап укучыларыннан да ишетергә була. Роза Галиәкбәр кызы хезмәттәшләре, ата-аналар арасында да абруй яулады, алар белән уртак тел тапты, авылда һәркем зур ихтирам белән карады аңа. Күркәм холыклы, ачык йөзле һәм ихлас булуы белән ул үзенә тартып торды.
Тормыш иптәше Ринат Фәррәхетдин улы (мәрхүм) белән матур гомер юлы үттеләр. Ике бала – кызлары Лилияне, уллары Ирекне тәрбияләп үстерделәр. Хәзер алар үзләре гаиләле, балалар үстерәләр, онык сөю бәхетенә ирештеләр. Лилия әнисе юлыннан китеп, Туймазы балалар бакчасында эшли. Ирек Югары Яркәйдә яши, вахта ысулы белән себергә йөри. Бүгенге көндә Роза Галиәкбәр кызы Лилия белән Иреккә һәм кияве, килененә үрнәкле әни, оныкларына, оныкачына яраткан дәү әни булып яшәр иде дә бит... Аяусыз чир безнең арабыздан иртәрәк алып китте.
Олы тормыш юлында югалып калмаслык ныклы белем һәм тәрбия биргәне өчен баш иямен, Роза Галиәкбәр кызы алдында! Аның төпле киңәшләре бүгенгәчә озатып бара безне. Укытучымның авыр туфрагы – җиңел, караңгы гүре – якты, урыны оҗмахта булсын. Аның изге гамәлләре күңелләрдә мәңге сакланыр.
Аны хөрмәт белән искә алып, юксынып укучысы Лира Гәрәева.