

Әлеге эшкә беренчеләрдән булып «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте хезмәткәрләре кушылды. Алар кыска вакыт эчендә үз көчләре белән 2 мич-буржуйка ясады. Мичләр җылыту өчен генә түгел, ә ризык әзерләү өчен дә яраклы. Алар бүлмәне җылытырга һәм сугыш позициясендә дымлы кием-салым киптерергә мөмкинлек бирә.
Кемдер җылы оекбашлар бәйли, маскировка челтәрләре үреп, азык-төлек җибәрә, ә кемдер мичләр ясый. Һәркем үз мөмкинлекләре буенча ярдәм итә, гомум эштә һәр башлангыч мөһим. Активистларга һәм битараф булмаган кешеләргә изге рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Фотода Иске Куктау авылыннан Радик Ринат улы Хәлиуллин, ул сугышчылар өчен мич-буржуйкалар ясаган.
Источник