

Сәяхәт район үзәгендәге ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы- штурмовик Муса Гәрәев музее белән танышудан башланып китте. Билгеле булуынча, үткән ел батыр якташыбызның тууына 100 ел тулу зурлап билгеләп үтелде. Шул уңайдан әлеге музейны һәм Ташчишмәдәге йорт музеен “Русиянең милли проекты” программасы буенча республика бюджетыннан бүленгән акча средстволарына яңабаштан үзгәртеп җиһазлау гамәлгә ашырылды. Хәзер алар Геройның бөтен тормыш һәм сугышчан юлын тулысынча күз алдына китерердәй бай экспонатлар белән тулыландырылып, ветераннар тарафыннан кызыксыну белән каралды. Музейның фәнни хезмәткәре Фәридә Нурыйәхмәтова экскурсия барышында Муса Гайса улының биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштырып, тормыш юлына җентекле байкау ясады. Арытаба республика программасы кысаларында төзекләндерелгән Ходайбердин урамына юл тоттык. Биредә балалар өчен җиһазланган үзенчәлекле мәйданчык игътибарны җәлеп итте. Үзебезнең балачак белән чагыштырганда хәзерге балалар өчен шундый уңай шартлар тудырылуына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Киләчәктә мондый мәйданчыклар булдыру юнәлешендә эш дәвам итәчәк.
Чиратта – “Орленок” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры. Биредә, гомумән, гаҗәпләнерлек әйберләр бик күп. Лагерь җиде гектар мәйданны биләп, җәй көне өч агымда 1250 бала ял итәрлек шартлары булган өр-яңа биналарны эченә ала һәм ул Русия әһәмиятендәге объект булып исәпләнә. Әле биредә төзү һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ветераннар биредә истәлек өчен яшь миләш һәм нарат үсентеләре утырттылар.
Сәяхәтчеләр утырган ике автобус М.Гәрәевның туган якларына юл алды. Югарыда билгеләп үтелгәнчә, Геройның 100 еллыгына аның үскән нигезендәге йортмузей яңабаштан җиһазланды. Йорт эче ике залдан торып, бер өлешендә элекке тормыш-көнкүреш күз алдына бастырылса, икенче өлешендә Муса Гайса улының сугышчан һәм тыныч тормыштагы биографиясе хакында сөйләүче фотолардан торган стендлар белән танышырга мөмкин. Кыскасы, йорт-музей эчтән дә, тыштан да төзек, матур. Музей хезмәткәре Гөлнара Бикмөхәммәтова аны тәртиптә тотуга, ишек алдында матур-матур чәчәкләр үстереп, бирегә килүчеләргә яхшы кәеф бүләк итүгә тырыш хезмәтен сала. Ветераннар аңа рәхмәтләрен җиткерделәр. Йорт янына исә истәлеккә батыр яратып үстерә торган алмагачлар утыртылды. Ә инде Муса Гәрәев суын эчеп үскән салкын чишмә янында сәяхәтчеләрне Бәләкәй Бишкурай мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Айгөл Муллаянова Өлкәннәр көненә багышланган җырлы-моңлы чыгышы белән каршы алды.
Бишкурай авылына килеп керүгә мәчет белән янәшә урнашкан, якташ яугирнең рухына булган ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән эшләнгән М.Гәрәев исемендәге скверга аяк бастык. Ул хәзер авыл халкы өчен бик тә истәлекле, алай гына түгел, изге урынга әйләнеп бара икән. Яңа өйләнешүчеләр, бәби алып кайтучылар, юбилеен уздыручылар һ.б. бирегә килеп, истәлекле вакыйганы мәңгеләштерәләр. Әлеге урынны төзекләндерүгә “Бердәм Русия” партиясенең зур ярдәм күрсәтүен дә билгеләргә кирәк. М.Гәрәев ис.кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин билгеләвенчә, биредә төзекләндерү эшләре киләчәктә дәвам итәчәк.
Герой рухы авылдагы урта мәктәптә дә мәңгеләштерелгән. Быел капиталь ремонт ясалып, тыштан да, эчтән дә ялт итеп торган мәктәпнең икенче катында тематик стендлар урын алган. Аларда балалар өчен якташ Герой хакында күпкырлы мәгълүмат бирелә. Гомумән, ветераннар Муса Гәрәев исемен мәңгеләштерү өчен башкарылган эшләргә соклануларын белдерделәр һәм сәяхәттән канәгать калдылар. Үзләрен озатып йөргән Бишкурай авыл советы биләмәсе авыл башлыгы Ильвир Хәмидуллинга зур рәхмәтләрен әйттеләр.
Кыскасы, районыбызда “Башкортча озын гомерлелек. Туризм” программасы буенча менә дигән маршрут булдырып, башка район һәм шәһәр ветераннарын сәяхәт иттерү өчен тулы мөмкинлек бар. Димәк, район җитәкчелеге районны социаль-икътисади үстерү, мәдәниятне күтәрү буенча максатка юнәлешле эш алып бара. Бу күңелләрдә соклану һәм горурлану хисе тудыра. Яшь буынга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: булганның кадерен белергә һәм саклау чарасын күрергә, җитешмәгәнен булдыру өстендә бергәләп эш итәргә кирәк. Бишкурай ягына барганда, М-12 трассасы төзелешендәге киң күләмле эшләрне күргәннән соң да, хәзерге катлаулы сәяси хәлләргә карамастан, илебездә социаль мәсьәләләргә игътибар йомшармавына инанасың. Болар барсы да яшәүгә көч-дәрт өсти.
Җыеп әйткәндә, ветераннар сәяхәттән күп яңалык белән күзгә-күз очрашып, зур канәгатьлек белән кайтты. Бер уңайдан муниципаль район хакимияте һәм аның башлыгы Илдар Мостафинга, чараны оештырган район ветераннар советы рәисе Анатолий Романовка рәхмәтләрен җиткерде.
Гөлфинә СӘЛИМОВА, хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.