Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 октябрь 2023, 09:00

Адреслы социаль ярдәм бирелә

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм бирелә.

Бу - авыр тормыш ситуациясен җиңүдә реаль ярдәм. Аның ярдәмендә кеше үз тормышын һәм гаилә әгъзаларын үзе күтәрә. Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкны уңышлы алып бару өчен барлык шартлар булдырылган.

Бүгенге көндә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләме 200 мең сум тәшкил итә. Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алучылар булып, Россия Федерациясенең аз керемле гаиләләре, ялгыз яшәүче гражданнары тора, аларның шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участогы бар.

Агымдагы елда районда 21 гаилә мөгезле эре терлек, йорт кошлары үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнү өчен 4 миллион 200 мең сумлык социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алды.

Шуны да билгеләргә кирәк, дәүләт ярдәмен алганнар гаилә иминлеген шактый яхшырттылар: шәхси ярдәмче хуҗалыктан азык-төлек һәм җитештерелгән продукцияне сатудан керем алалар.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Югары Яркәй авылы, Пушкин урамы,3 нче йорт адресы буенча урнашкан Илеш районындагы “Гаилә хезмәте”нә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.Белешмәләр өчен телефон 8 (34762)5-16-74.

Илфира СӘЛИХОВА, Илеш районындагы “Гаилә хезмәте”ндә социаль эш буенча белгеч.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас