Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 октябрь 2023, 07:00

Бер генә вакыт

Республикада киң билгеле курайчы, җырчы, пародия остасы И.Тайсинның “Бер генә вакыт” дип исемләнгән җырында гына кеше гомере – балалык, мәктәп еллары, яшьлек, хезмәт салган дәверләр, пенсиягә чыгып, ветеран булу бәхетен тойган чорлар... Мөгаен, шушысы – соңгысы иң кадерлеседер, чөнки бу яшьтә һәркем аеруча игътибарга, ихтирамга, җылы сүзгә мохтаҗ.

Бу җәһәттән без икебез дә – бәхетле. 40 елдан артык Илешебезгә тугры хезмәт итеп, лаеклы ялга чыктык, бүген якташларыбыз ихтирамында гомер кичерәбез.

Эшләгән коллективларыбыз – “Илеш мәгълүмат үзәге», «Илеш телерадиокомпаниясе» әгъзалары хәлебезне белеп тора, һәр елны Өлкәннәр көнендә хөрмәтли, зурлый. Ил өчен авыр булган чорда да традицияне югалтмадылар – күчтәнәч пакетлары тапшырып, сөендерделәр. Ветераннар хакындагы хәстәрлекләре өчен һәр ике коллективның да ветераннары исеменнән ил, республика, район җитәкчелегенә, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм БР “Республика Башкортостан” нәшрият йорты ДУПка, “Илеш мәгълүмат үзәге” һәм “Илеш телерадиокомпаниясе” коллективларына, шулай ук ветераннар советына чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез.

Рәмзия һәм Роберт ХӘДИМУЛЛИННАР, “Илеш мәгълүмат үзәге” һәм “Илеш телерадиокомпаниясе” хезмәт ветераннары. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас