Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 октябрь 2023, 10:05

Мастер класслар үткәрелә

2023 елның 1 сентябреннән 29 декабренә кадәр Русия федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 1 нче районара инспекциясе салым түләүчеләр өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша салым документларын алу функциясен тоташтыру буенча ачык мастер-класслар циклы үткәрә.

Мәгълүмати-аңлату чаралары кысаларында салым органнары белгечләре «Дәүләт хезмәтләрендә салым хәбәрнамәләре алу» хезмәтен тоташтыруда ярдәм күрсәтәчәк һәм өстенлекләр турында җентекләбрәк сөйләячәк.

Мастер-класслар инспекциянең операцион залында үткәреләчәк.

Русия федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 1 нче районара инспекциясе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас