+21 °С
Болытлы


4 октябрьдә Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов эш визиты белән Дүртөйле шәһәрендә булды. Төньяк-көнбатыш төбәгенә ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров кушуы буенча тикшерү белән килде. Алексей Касьянов федераль милли проектларны гамәлгә ашыру барышы белән танышты һәм урындагы хакимияттә гражданнарны кабул итте.