Көтмәгәндә тормыш иптәшем кинәт авырып китте. Әлбәттә, иң беренче ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләргә мөрәҗәгать иттек. Шул вакыттан алып бик катлаулы, хәсрәтле көннәр кичердек. Әмма баштан ук һәм сихәтләнгәнгә кадәрге мизгелдә табибларның, шәфкать туташларының, дәваханәнең, бар төр персоналның игътибарлы, кайгыртучан мөгамәләсе тиз сәламәтләнүгә төп сәбәп булгандыр.
Илмир Әмирголов җитәкләгән хирургия бүлегендә яшь коллектив тупланган. Дүртөйле районының Семилетка авылында туыпүскән Илнур Илдар улы Җиһаншин БДМУның педиатрия факультында белем алгач, ординатураны хирургия юнәлешендә тәмамлап, Илешкә эшкә кайткан. “Әти токарь, әни китапханәче булса да, бала чактан ук табиб булырга хыялландым. Бу һөнәрнең нечкәлекләренә тирәнрәк төшенергә Альберт Әвсахов, Илдар Хәйбрахманов, Алмаз Муллаянов, Вадим Әминов, Илшат Кәрамов кебек остазларым бик нык ярдәм итте”, -ди ул.
Яшьлек көче ташып торган табиб егет тәҗрибәсен камилләштерү өстендә даими эшли. Уфада Зубово ковидтан дәвалау үзәгендә, агымдагы елда Украинада махсус хәрби операциядә илебез иминлеге өчен барган алышта госпитальдә хезмәт өлешен керткән яшь белгеч хезмәттәшләреннән бик канәгать. “Тату коллективыбызның һәр әгъзасына рәхмәтлемен. Биредә күп еллар хезмәтләрен салган тәҗрибәле шәфкать туташлары Рина Нәҗмиева, Римма Сабирова, Зилә Рамазанова, Зөлфия Насертдинова, яшьләрдән Алсу Хафизова, Эльза Петрова һ.б. белән аңлашып эшләү - зур бәхет. Гомумән, бездә һәр хезмәткәр үз бурычын җиренә җиткереп башкара. Баш табиб Рәзидә Гатауллинаның оештыру сәләте, бар яклап та ярдәме, хәстәре зур. Бигрәк тә яшь белгечләргә игътибарлы», -дип фикерләре белән уртаклашты Илнур Илдар улы.
Бүген бу коллективта уңышлы хезмәтләрен салган Әбугалисина ис. Таҗикстан дәүләт медицина университетын тәмамлап, Уфада белемнәрен камилләштереп, гаиләләре белән үк (тормыш иптәшләре дә табиблар) эшкә кайткан Толибҗон Содиров, Намозали Ниезов, Илһам Наҗаров та беравыздан: «Илештә бик охшый. Коллективта бик яхшы кешеләр. Җитәкчелек яшәү урыны белән тәэмин итте, игътибарлы, биредә төпләнеп калырга булыр, бәлки”, -диләр, канәгатьлек белдереп.
Безгә соңгы хәлиткеч уңай диагнозны шушы һөнәргә бар гомерен багышлаган тәҗрибәле анестезиолог- реаниматолог Рузил Ревил улы Кәримов куйды. Шәфкать туташы, ассистенты Регина Нурлыгаянова белән сүзсез аңлашып, сәгатьтән артык барган тикшерүләрнең шатлыклы нәтиҗәсен җиткергәннән соң кичергән хисләремне аңлатып бетерү мөмкин түгел...Тумыштан табиб булып туган бөек һөнәр иясе хакында аерым тукталасым килә.
1966 елда Югары Яркәйдә Глүсә һәм Ревил Кәримовлар гаиләсендә беренче шатлыклары булып дөньяга килә Рүзил. Югары Яркәйдәге 1нче мәктәпне тәмамлаганнан соң БДМУның педиатрия факультетына укырга керә. Бер ел укыганнан соң, армия сафларына хезмәт итеп кайткач, ординатура тәмамлап, анестезиолог-реаниматолог дипломын кулына ала. Тәүге тәҗрибәсен Республика балалар клиникасында алып, 1993 елда туган Илешенә кайта. “Биредә мине киң билгеле, көчле, хөрмәтле табиблар каршы алды. Баш табиб Рәшит Авзалов, хирурглар Марат Ялалов, Фәнәви Газизов, Наил Халиков, Дамир Сафаров, Өлфәт Хөснетдинов (кызганычка каршы, бар да мәрхүмнәр), Геннадий Юмашев, Альберт Әвсахов белән бергә эшләп тәҗрибә туплый алуыма чиксез бәхетлемен һәм рәхмәтлемен. Медицинада остазлык бәйләнеше булырга тиеш. Үзебезнең яшь чакларны искә ала-ала, хәзер менә яңа буын вәкилләре белән бергә эшлибез һәм аларга үз белгәннәремне тапшыруны бурыч итеп саныйм. Тереклек дөньясы медицинасыз яши алмый. Кешеләргә ярдәмем тигәнне күрсәм, үзләреннән дә ныграк сөенәм”, -ди ул.
Ә бәлки, бу һөнәр үзе Рүзилне сайлагандыр?! Чөнки әнисе фельдшер Глүсәне Яркәйдә, аның апасы Мәсхүдәне Этәй, Теләпән һәм тирә як авылларда белмәгән кеше юк иде. Теләпән кызлары апалы-сеңелле Мәсхүдә һәм Глүсә Гыйльметдиновалар икесе дә Уфа медицина училищесын тәмамлап, районга эшкә кайталар. Гомерләре буе шушы һөнәргә хыянәт итмичә күпме кешегә ярдәм иткәндер алар. Бала чакларын күбрәк Теләпәндә “чибәрнәй” кочагында үскән Рүзилнең әнисе һөнәрен сайлавына инженер Ревил бераз “үпкәләштереп” тә куйган.
“Мәктәпне тәмамлаганда ике имтиханны тапшыргач, перитонит булып дәваханәгә эләктем. Операция катлаулы булды. Шунда инде икеләнүгә урын калмады, катгый карарга килдем-бары тик медицина! Чөнки кешеләргә иң кирәкле һөнәр иясе - табиб икәнлеген бик тә тирән аңладым”, -ди ул.
Адәм баласын язмыш йөртә, диләр. Рүзил Ревил улына да Борай районы үзәк дәваханәсендә дә эшләргә туры килә. 4 ел Ишкардагы инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны социаль хезмәтләндерү бүлеген җитәкли. Кайчандыр районда гына түгел, тирәякта хөрмәт яулаган ветеран табиб Тамара Ислам кызы Сафарованың “Рүзил кебек үз һөнәре остасы бу дөньяга сирәк туа” дип, яшь хезмәттәше хакында әйткән сүзләре һәр җирдә үзен ачыклый.
Дәваханәнең диализ бүлегенең өлкән шәфкать туташы Филзә Фәнил кызы белән бар гомерләрен медицинага багышлаган Кәримовлар ике бала үстерә. Кызлары Луиза югары уку йортының соңгы курсында белем ала. Уллары Рамзан үскәч, әти-әнисе һөнәрен сайлар, дип ышанасы килә. “Без могҗиза ияләре түгел. Без Аллаһының яраткан коллары һәм куллары гына. Һәр эшебезне аның ярдәмендә башкарабыз”, - дигән иде әңгәмәбез барышында Илнур Илдар улы. Димәк, аның гозере буенча белән сез кешеләрдә яшәүгә өмет уятып, иңнәренә канат куясыз. Бу бөек миссияне үтәргә сезнең кебек аерым бер кешеләргә ышанып тапшыралардыр.
Әйе, кешелеккә хезмәт итә торган һәр һөнәр мактауга лаек. Әмма, һөнәрләрнең иң изгесе –сезнеке, хөрмәтле табиблар. Дәваханәдә булу дәверендә моның шулай икәнлегенә тирән инандым. Бернинди авырлыкларга, каршылыкларга карамый һәр хезмәт, пост хезмәткәрләре тарафыннан җаваплылык, игътибар, хәстәрлек, иң мөһиме-табиблык этикетын күзәтергә була иде. Һәркем үз эшен башкара. Ниндидер җитди тынычлык хөкем сөрә. Бер үк вакытта территориядә ремонт эшләре бара. Учреждениедә кайнап торган тормыш өзлексез, тәүлек әйләнәсенә кешеләр сәламәтлеге сагында тора һәм ул шулай дәвам итсен.
Әлфия САБИРОВА.