

10 октябрьдә Балалар район модель китапханәсе каршындагы "Яктырак бул 14+" һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгын ачу тантанасы булды.
Проект концепциясе - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча функциональ мәйданчык булдыру. Китапханә базасында китапханә белеме, робототехника, рәсем һәм мультипликация буенча дәресләр оештырылачак. Шуның белән яшүсмерләрне киләчәк һөнәрләренә юнәлдерергә мөмкин. Дәресләр интерактив элементлар белән кызыклы һәм танып белү формасында узачак.
Мәйданчыкны ачуда Илеш районы администрациясе башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, «Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте» Илеш районы оешмасы рәисе Фәвис Гарифуллин, проект җитәкчесе, китапханә директоры Айгөл Якупова, проект командасы катнашты.