

Республика конендә Хөснуллиннар гаиләсе дә яңа йортлы булулары белән сөенделәр. "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" кысаларында төзелгән икенче йорт Кадер авылында урнашкан.
Гаилә башлыгы Артур Ирекович М.Горький исемендәге хуҗалыкта терлекче булып эшли, хатыны Юлия Владимировна декрет ялында, гаиләдә дүрт матур бала үсә.
Яңа йортта уңайлы яшәү өчен кирәкле барлык әйберләр бар: су кертелгән-чыгарылган, электр һәм газ белән тәэмин ителгән, кухня һәм санузел уңайлыклар белән җиһазландырылган.
Хөснуллиннар гаиләсеннең яңа йортында һәрвакыт бәхет булсын.