Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 октябрь 2023, 07:15

Икмәк кадерен белә

Бүген авылда җир яратканнар, икмәк кадерен белгәннәр генә эшли. Сез рәсемдә күргән “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте водителе Рәмил Бадыйков – нәкъ шундыйларның берсе.

Икмәк кадерен беләИкмәк кадерен белә
Икмәк кадерен белә

Икмәк кадерен белә егет, шуңа да язын-җәен-көзен басуда. Быел язгы кыр эшләрендә “КамАЗ” автомашинасында эшләсә, урып-җыю барышында тәҗрибәле комбайнчылар суктырган алтын бөртекләрен әрәм-шәрәм итми куәтле “МАЗ” белән ындыр табагына ташыды. Кыр батыры хезмәт дәрте белән янып, өзеклекләргә юл куймыйча, көнне төнгә ялгап эшләде. Нәтиҗәдә, “Йөк ташу автомобиленең иң яхшы водителе” дип билгеләнде һәм акчалата премия, Мактау грамотасына лаек булды.

Рәмил Исанбай авылында әти-әнисе белән гомер кичерә. Әтисе Рәүдис тә авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәт салган уңган механизаторларның берсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас