Оныгымның Илешкә җибәрелүе билгеле булгач, мин аңа Иштирәк авылында сыйныфташым Римма Биккузина (Заһидуллина) яшәвен әйттем. Соңыннан Риммага шалтыратып, оныгымның практикасы турында сөйләдем. Вакыт табып, оныгым белән күрешеп, аны кунакка чакыралар. Алексей: «Мин үзем генә түгел, без – дүртәү”, - дигәч, «Барыгыз да рәхим итегез»,- дип талибларны үзләрендә сый-хөрмәт белән кунак иткәннәр. Балалар илешлеләрнең кунакчыллыгына сокланып, канәгать булып кайткан.
Заһидуллиннар гаиләсе бик игелекле, кунакчыл, эш сөючән кешеләр. Алар турында бик күп язарга һәм сөйләргә мөмкин. Тәрбияле балалар, оныклар үстереп, хәзерге вакытта аларга терәк, кирәк булып яшиләр. Римма гомер буе авылда фельдшер булып эшли. Тормыш иптәше Флүс - уңган кул эшләре остасы. Аның ишегалдындагы бар техникасы алтын куллары белән эшләнгән. Әлеге гаиләгә озак еллар бер-берсен хөрмәтләп, балаларының уңышларына сөенеп, сәламәтлектә яшәүләрен телибез. Иптәшем белән аларга чиксез рәхмәтлебез.
“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте генеральный директоры Айдар Мөхәрләмовка, баш бухгалтер Лена Габбасовага, баш инженер Радик Миңниятуллинга талибларның җәйге практикасын оештырганнары һәм аны уңышлы үтәргә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт юллыйбыз. Коллективка ныклы сәламәтлек, билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар телибез.
Уфа шәһәреннән ИСЛАМОВЛАР гаиләсе.