Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 октябрь 2023, 11:00

ЭТИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН

Русиядә 2021 елдан башлап, октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә мөһим гаилә бәйрәме - Әтиләр көне билгеләп үтелә.

ЭТИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАНЭТИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН
ЭТИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН

Быел ул 15 октябрьдә билгеләнә. Бу бәйрәм гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итә.

Әлеге чараның максаты - Әтигә карата мәхәббәт, сизгер һәм назлы мөнәсәбәт, әтисе өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Югары Яркәйдәге 4нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә әтиләрен котларга булдылар. Һәр бала үз әтисенә карата шулкадәр яхшы, назлы, ягымлы сүзләр сөйләде. Балалар әтиләрен бик яраталар, аларны сагыналар, җылылык белән искә алалар. Зур теләк һәм ярату белән алар яраткан әтиләренә үз куллары белән открыткалар ясады.

Хөрмәтле ӘТИЛӘР! Сез үз балаларыгыз өчен үрнәк, үз игелегегез белән аларны җиңүләргә юнәлтәсез. Озак яшәгез, бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Көчле һәм ышанычлы терәк өчен СЕЗГӘ зур рәхмәт!

 

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас