Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
14 октябрь 2023, 07:00

Беренче көз килә синсез…

Әйе, табигать илаһи бер көзге матурлыкка күмелгәндә, әбиләр чуагы көннәрендә туганыбыз, дустым Альфира апага 65 яшь тулган булыр иде. Тик авыр чир аны февраль аеның зәмһәрир бураннары белән арабыздан мәңгелеккә алып китте.

Беренче көз килә синсез…Беренче көз килә синсез…
Беренче көз килә синсез…

Альфира апа Этәй авылында 1958 елның 10 октябрендә икенче бала булып дөньяга килә. Әнисе яшьли авыру сәбәпле, тормышның бар мәшәкатьләре апасы Зәнфирә белән аның иңнәренә төшә. “Минем бала чагым булмады, әхирәтләрем кебек уйнап, атаана назына иркәләнеп үсәргә туры килмәде. Икмәк пешерү, кер юу, ашарга әзерләү кебек хатын-кыз эшләренә әтием өйрәтте”, -дип хәтерли иде ул күз яшьләре аша. Туганнары Зөлфә, Рәмзилә, игезәкләр Айдар – Айгөл өчен ул апа да, әни дә була.

1976 елда хезмәт юлын Этәй мәктәбендә китапханәче булып башлый. Могҗизалы китап дөньясына булган чиксез сөю әлеге өлкә буенча техникумга алып килә. Күрше авыл егете Фәвискә кияүгә чыга һәм “иҗади” эшен башлый. Буралы авыл китапханәсендә хезмәт салу дәверендә нинди генә кызыклы чаралар, эчтәлекле очрашулар, күңелле бәйрәмнәр үткәрмәде ул. 2002 елда район конкурсында “Иң яхшы китапханәче” дипломы белән бүләкләнә. Шушы ук елда Дүртөйле шәһәрендә үткән зона ярышында “Туган якка һәм телгә сөю” номинациясендә “БРның иң яхшы китапханәчесе” дипломына, кыйммәтле бүләккә лаек була. Минем алдымда Альфира апаның күп яклы хезмәтен югары бәһалаган Мактау кәгазьләре, дипломнар, бүләкләр, шулар арасында 2003,2006 елларда тәүге президентыбыз М.Рәхимов кулыннан алган Рәхмәт хатлары, РФ Мәдәният министрлыгының Почет грамотасы да бар.

Авыл советы депутаты, хатын-кызлар советы рәисе, сайлау комиссиясе рәисе, мәдәният йорты директоры, Сабантуйлар оештыручы һ.б. – әлеге вазифабурычларны барын да җиренә җиткереп, ихлас башкарды, барына да җитеште ул.

Кызганычка каршы, язмышның әче җилләре нык сынады Альфира апаны. Авыру әнисен соңгы юлга тәрбияләп озатты. Салкын кыш алдыннан гына йорт –курасында янгын чыгып, көлгә әйләнде. Үзләре салынып та бетмәгән таш йортның бер бүлмәсенә сыендылар, ә мал-туарлары күршегә күчте. Яңа нигезне туйлап, балалары Альмира һәм Фирдәвисне аякка бастырдык дигәндә генә, 50 яшендә тормыш иптәше Фәвис абый ялгызлыкка дучар итте. Әмма көчле рухлы авыл хатыны сынмады-сыгылмады, тормышның авыр сынауларын нечкә иңнәрендә сабырлык белән күтәрде. Ул киң күңелле, әдәпле һәм игелекле, туган җанлы кеше иде. Янып-ярсып эшләде һәм яшәде. Әмма каты чир аннан көчлерәк булып чыкты, 64 яшендә күзләрен йомды.

Истәлекләр, синең фотоларың,

Хатирәләр ага, туктамый.

Үзем язам, ә бит күңел һаман

Синең юклыгыңа ышанмый.

Бер туганнары Зәнфирә, Рәмзилә, Айдар, Айгөл исеменнән дусты Хәния ГАЛЛӘМОВА. Этәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас