

2021 елдан безнең илдә рәсми рәвештә бөтенләй яңа, гаилә бәйрәме - Әтиләр көне (октябрьнең һәр өченче якшәмбесе) билгеләп үтелә. Бу көнне без якыныбызга, кадерле кешебезгә Әтиебезгә карата ярату хисен һәм рәхмәтебезне белдерәбез.
Яхшы әти булу-ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш.
Бу искиткеч бәйрәм алдыннан Этәй урта мәктәбендә укучылар әтиләрен бәйрәм белән котлау өчен открыткалар ясау буенча иҗади остаханә оештырды. Балалар үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар, анда әтиләренә булган мәхәббәтләрен һәм хөрмәтләрен белдерделәр.