

15 октябрьдә илебездә искиткеч бәйрәм - Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Әти көне гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әтинең статусын күтәрү, баланың тормышында әтинең әһәмиятенә игътибар итү өчен булдырылган.Бу бәйрәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Яхшы әти булу — ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Улы өчен үрнәк һәм кызы өчен игелекле тылсымчы булу. Бар эшне дә яратырга һәм сабырлык белән аны өйрәтергә, сөйләргә, эшләргә — моны бары тик әти генә эшли ала. Һәр кешенең тормышында ата-аналар иң якын һәм кадерле кешеләр булачак.
Әти көне алдыннан Кужбахты урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әтиләре өчен котлау открыткалары ясадылар, "Әти белән эштә" акциясендә катнаштылар.