

Русиядә Әтиләр көнен беренче тапкыр 2014 елда бәйрәм иттеләр. Ул вакытта Мәскәүдә «Папа Фест» фестивале узды, аның максаты — әтиләрнең гаилә тормышында һәм балалар үсешендә актив катнашу мотивациясен формалаштыру. Шул вакыттан башлап ул ел саен башкалада гына түгел, ә Русиянең кайбер шәһәрләрендә дә узды.
Русиядә Әтиләр көне 2021 елның 4 октябрендә РФ Президенты В. Путинның указы нигезендә үтә башлады.
Әтиләр көне гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әтинең статусын күтәрү, бала тормышында әтинең әһәмиятенә игътибар итү өчен оештырылган.
Бәйрәм алдыннан Түбән Яркәйдәге лицейда төрле эшләр һәм вакыйгалар оештырылды: балалар әтиләренә бүләк итәчәк рәсемнәр һәм кул эшләре ясадылар, сыйныф сәгатьләрендә әңгәмәләр булды, анда балалар бу бәйрәм турында күп яңалыклар белделәр, шулай ук укучылар советы ВКда фоточеллендж эшләде.