Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 октябрь 2023, 09:00

Ялгышларны булса иде төзәтеп...

(Дәвамы. Башы 37, 38, 39, 40 нчы саннарда). Укытучылыктан башка эш белмәгән ир –егетнең кайдадыр урнашу турында уйласы да килмәде.

Ялгышларны булса иде төзәтеп...Ялгышларны булса иде төзәтеп...
Ялгышларны булса иде төзәтеп...

Ләкин ничектер яшәргә кирәк иде. Өстәвенә, Фәһимә озакламый үзенең йөкле икәнен сизде. Барлас йөри торгач, заводка гади эшче булып урнашты. Бу хәлне ул түбәнлеккә төшү итеп кабул итте һәм күңел рәнҗүләрен хәмер белән басырга өйрәнеп китте. Фәһимә көтелмәгән каршылыкларга әзер түгел иде. Кая булды соң ул беренче күргән чибәр, ягымлы ир? Димәк, Фәһимәнең мәхәббәте аны җылыта алмый. Үзеңнең көчсезлегеңне тоюдан да авыры юк икән. Күпме яшь түкте ул ялгыз калган чакларында, ирен үгетләп тә, ялынып та карады. Аптырагач:

-Барлас, бәлки кызларыңны сагынасыңдыр, бар кире кайтып кит, мин бер баланы ничек тә үстерермен,- диде.

-Мин синең яныңнан китсәм дә, Нурания янына кире кайтмаячакмын, бу сүзләреңне башкача кабатлама,- диде Барлас катгый итеп. Ә чынында исә сагына иде балаларын әти кеше. Ничек ул сабыйларны онытмак кирәк? Аларның ни гаебе бар? Әмма Нурания исенә төшсә, тагын барысы да онытыла. Фәһимә дә адәм баласы ич, аны ышандырып килгәч, ташлап китәргә хакы бармы? Әнә шулай Барласның башында йөз сорау, йөз проблема. Нишләсен, кая барсын? Өстәвенә, яраткан эшеннән аердылар. Ярамый имеш. Ә бу тормышта шундый язылмаган кануннар аркасында әллә күпме кеше язмышын юкка чыга ич. Әмма хәлгә керүче генә күренми. Ярамый имеш... Тулышкан күңеленә җиңеллек эзләп рюмка тотарга өйрәнеп киткәнен сизми дә калды инде ул. Хәзер ялгыш юлга басканын аңлый да бит, ләкин көн саен иртәгә эчмим дип ант итсә дә, эш көне бетүгә тагын шешәдәш дусларына иярә... Фәһимәсен дә кызгана ул. Ишек төбенә кайтып җиткәч, звонокка басырга күпме кыенсынып басып торадыр. Кайвакыт күңеле сизгәндәй хатыны үзе ачык ишек белән каршы ала. Ичмасам әрләсен, яңагына чабып җибәрсен иде ул исерек иренең, алай тәрбияләнмәгән шул аның хатыны, сүзсез генә газаплый ирен. Кайчанга кадәр дәвам итәр бу хәл? Юк, төзәләчәк Барлас, күрсәтәчәк әле ул үзенең кем икәнен!

Уллары Гаяз тугач, башы күккә тиде әти кешенең. Эчүен дә беразга туктатып торды. Аны шәһәрдәге һөнәри училищега укытучы итеп эшкә алдылар. Инде тормышлары җайга салыныр дип куанган иде Фәһимә. Әмма бу бәхетле көннәр озакка бармады, Барлас кабат эштән соңлап һәм еш кына исереп кайта башлады. Һәрдаим хатыны алдына тезләнеп гафу үтенсә дә, сүзләре һавада эленеп калды. Шешәдәш дуслары күбәйде, нервлары күп эчүдән какшаганнан-какшый барды. Исереп кайтканнарында тавыш чыгара, Фәһимәне көнләп, теләсә- нинди сүзләр белән мәсхәрәли башлады. Түзде Фәһимә, үзе егылган еламас диләр бит. Ләкин күпме түзәргә була соң? Көннәрнең берсендә исерек ирнең үзенә кул күтәргәнен күргәч, ике яшьлек улы Гаязны алды да, дус кызы Илүзә янына барып кунды, икенче көнне исә авылга әниләре янына кайтып китте.

Соңгы елларда бар кайгы-хәсрәтен аракы белән басарга тырышкан Барлас көннәрдән бер көнне, ниһаять, айнып китте. Әллә фатирларының буш булуы тәэсир итте, әллә Аллаһы Тәгалә: «Җитте сиңа бәндәм, ушыңа кил», дип, ярдәмен бирде, ул яңадан туган кебек булды. Һай шул хәмерләрне! Кемнәр уйлап тапты икән? Барлас шушы көнгә төшәрмен дип һич тә уйламаган иде бит! Яраткан эше бар иде. Фәһимә янына күчеп килгәч, барыннан да колак кагырмын дип күз алдына да китермәгән иде. Гади эшче булып йөрүне айһай авыр кичерде ул, ирлек горурлыгын да онытты, аракы эчсә җиңелрәк төсле тоелды. Үзе ярамаган юлга кереп киткәнен дә,

Фәһимәнең аның алдында бернинди гаебе юклыгын да аңлый иде. Ни дисәң дә, гаиләсен ташлап, ул үзе аны эзләп килде . Хәзер өч бала ата назыннан мәхрүм булды.Бары тик аның гаебе белән. Ике тапкыр өйләнеп тә, ике хатынның берсен дә бәхетле итә алмавын аңлау аеруча авыр иде аңа. Инде бөтенләй ялгыз калуын тоеп тору тагын да авырырак. Инде нишләргә?

Ата –ана йортында бала күтәреп кайткан кызларын колач җәеп көтмәсәләр дә, үз сөякләре үзләреннән артык түгел иде. Хатын аерган иргә әти –әнисеннән ризалык алмый чыкканы өчен гафу итә алмыйлар иде Фәһимәне, шулай да кире бормадылар.Әнә шулай ялгыз үстерде ул улын, әти –әнисен дә соңгы көнгәчә тәрбияләп, бакыйлыкка озатты. Улының кайвакытларда әтисен исенә төшереп боегып утыруын күреп, йөрәк әрнүен ничек басарга белми интеккән чаклары еш булды, әлбәттә. Барлас аларны берничә тапкыр эзләп тә килде, ләкин Фәһимә башкача аны якын җибәрмәде. Гаяз институтны бетереп кайткан елны, әтисенең йөрәк авыруыннан вафат булуы хакында хәбәр ишетелде. Кабат килгәч, бәлки аны кумаска кирәк булгандыр, ләкин алда ниләр буласын каян белсен соң?

Иртә таңнан уянып, күзен ачуга, бүлмә эчендә уйнаган кояш нурларын күреп, Фәһимәнең күңеле җилкенеп куйды. Нинди матур иртә! Көне дә шулай булсачы. Бүген бит улының, бердәнберенең туган көне! Кинәт кенә бәбиен тудырган дәваханә палатасы, сызлану катыш шатлык кичергән минутлары исенә төште. Улы Гаяз дөньяга аваз салган көнне дә шулай кояшлы, ямьле иде. Бәбиен беренче тапкыр кулына алганда да: «Гомер юлың кояшлы көндәй гел якты, нурлы, бәхетле булсын», - дип теләде. Ә бүген инде аңа утыз яшь! Гомер бигрәкләр тиз уза икән. Сиздерергә тырышмаса да, улының өйләнергә ашыкмавы күңелен кыра әни кешенең. Йөрәге дә ешрак борчый башлады. “Балам, ялгызлык матур түгел, минем оныклар үстерешергә бераз көчем барда өйләнсәң иде,- “дип әйтеп карый да бит, “Ярый, әнием, өйләнермен, тик җан тарткан кызны гына табыйм да,-“ дип, сүзне туктата да куя улы. Фәһимәнең үзенә бу яшьтә улының мәктәпкә барыр вакыты җиткән иде инде. Хәзерге яшьләр нигәдер өйләнергә ашыкмыйлар шикелле. Көчәп өйләндереп булмый шул. Шулай бераз уйга чумып утырды Фәһимә түшәгендә. Торып, радионы тоташтыруга аннан акрын гына моң агыла башлады:

...Тукта, тынычлан, сандугачым,

Ялгышларны була төзәтеп...

Җырны ишетүгә аның күңеле ничектер шомланып куйды. Кичә улының туган көне хакында сүз каткач, Гаяз:

-Әни, һич борчылма, син миңа яшәү бүләк иткәнсең, инде сине арытып, табын әзерләтер хәлем юк. Туган апалар белән сөйләштек, бергәләп табигать кочагына чыгып бәйрәм итәрбез,- дигән иде.

-Шулайдыр да, туганнар киләсе булгач, аш-су әзерләми булмас. Нигә алдан әйтмәдең?

-Сер булсын дигән идем. Беләм бит синең ничек борчыласыңны. Кибет тулы тәм-том, алабыз да –юлга, беттекитте. Ит кыздырырбыз, балык шулпасы пешерербез.

-Ярый, алайса.

Бәй, кояш күтәрелеп килә, Гаяз ник йоклап ята соң әле? Их, алда ниләр буласын белсә, Фәһимә аны көне буена да уятмаган булыр иде дә бит. Уятты шул, уятты. Коймагын пешереп, чәен кайнатты да, уятты.

-Я, улым, тор инде. Туган көнеңә соңарма. Син яратканча, коймак белән чәй эчеп алыйк,- дип, иркәли –иркәли уятты газизен. Утызга җитсә дә, әнисенең иркәләвен ярата иде шул улы. Әнисенең йомшак кулларын яңагына куеп торырга ярата иде. Алар чәй эчкән арада капка төбенә ике җиңел машина килеп туктады. Алдагысыннан Фәһимәнең апасы Хәҗәр белән ире Хатыйп, арттагысыннан аларның уллары, киленнәре төште.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югары Яркәй авылы.

(Дәвамы бар)

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас