+22 °С
Яңгыр


Тыпый авылында яшәүче Фәвис Сәхиуллин үз умартасында алган балны гуманитар ярдәм җыю пунктына китерә. Фәвис Нигъмәтуллинович тормыш иптәше Римма Хатмуллиновна белән бергә безнең хәрби хезмәткәрләр өчен 68 банка бал тапшырды. Илеш балы шушы көннәрдә сугышчыларга махсус хәрби операция уздыру зонасына юл тотачак.
Сәхиуллиннар гаиләсенә һәм сугышчыларыбызга ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Районда битараф булмаган кешеләр бик күп һәм бу сөендерә, чөнки армиягә иң яхшы ярдәм – ышанычлы тыл.