

Тәҗәй авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды.
Берничә ай дәвамында эшчеләр Тәҗәй авылы мәдәният йортының эчке һәм тышкы кыяфәтен яңарту өстендә эшләделәр.
Капиталь ремонт вакытында җылыту системасын яңарттылар, бина ишекләрен, яктырту системасын алыштырдылар, идәннәрне һәм стеналарны буядылар. Тырышлык нәтиҗәсендә мәдәният йорты яңа күренеш ала. Хәзер ул заманча һәм чара үткәрү өчен уңайлы бина.
Яңартылган бинада узган концерт тамашачыларны сөендерде. Чарада катнашучыларның барысы да күркәм бәйрәмнән канәгать калды.