+22 °С
Яңгыр


Чираттагы гуманитар ярдәм Ябалак, Карабаш һәм Базытамак авыл советы авыл биләмәләрендә яшәүчеләрдән килде. Югары Яркәйдән Альбина Латыйпова якташларына 2 комплект термобельё тапшырды.
Хәзерге вакытта сугышчылар өчен безнең ярдәм бик мөһим. Туган якларыннан килгән кечкенә генә хәбәр аларга авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Шушы көннәрдә гуманитар йөк алгы сызыкка чыгачак.
Алгы сызыктагы якташларыбызга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт!