

Хәзер исә, Башкортстаннан булган махсус хәрби операциядә катнашучылар шифаханәдә дәвалану вакытын туганнары белән тигез өлешләргә бүлеп, яки шифаханә-курорт дәвалану хокукын якын туганнарының берсенә-тормыш иптәшенә яки әти — әниләренең берсенә тулысынча тапшыра ала.
Бу хокуктан Янтуган авылыннан булган батырыбызның әнисе Зифа Усманова файдаланды. 16 октябрьдән ул Октябрьский шәһәрендәге «Бодрость» шифаханәсендә дәвалану ала. Хезмәт ветераны Зифа Шәйхулловна биш ул тәрбияләде, Ана медале белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез! Махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә барлык тиешле ярдәм чараларын алу мәсьәләләре буенча Илеш районындагы «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Югары Яркәй авылы, Красноармеецлар урамы, 35, 7 нче бүлмә.