+22 °С
Яңгыр


"Орленок" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Көзге калейдоскоп" дигән яңа смена башланды. Анда Луганск Халык Республикасыннан 200 бала катнаша. Ике ел эчендә безнең лагерьда Луганск һәм Донецк республикаларыннан 500 дән артык бала ял итә алды.
Һәр сменага оештыручылар бик җаваплы карыйлар, балалар өчен бай мәдәни һәм белем бирү программасы - мавыктыргыч ял итүләр, экскурсияләр, төрле мәдәни һәм спорт чаралары әзерлиләр.