+21 °С
Болытлы


Муса Гәрәев исемендәге башкорт тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нуриева һәм үзәк активисты Гөлүсә Янгирова якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыйдылар.
Ярдәм җыюга Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә актив кушылды. Алар рәсемнәр ясадылар һәм теләкләр яздылар.
Гуманитар ярдәм Уфа шәһәрендәге Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортына китерелде.