

Тарихыбызның бөек вакыйгасы – Халыклар бердәмлеге көне - истәлекле чаралар өчен сәбәп булды.
Бу истәлекле көнне без ата-бабаларыбызның, илебез иминлеге өчен хезмәт иткән һәм көрәшкән кешеләрнең батырлыкларын искә төшерәбез һәм хөрмәт итәбез.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр куелды. Нәкъ менә аларның тырышлыгы һәм фидакарьлеге ярдәмендә безнең Ватаныбыз фашист агрессиясен җиңеп чыга алды.
Халыклар бердәмлеге көнендә без бергәләп Русия өчен үз көчләрен һәм гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәтләү өчен берләшәбез. Бу безнең үткәнебезгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә халкыбызның көче һәм бердәмлеге теләсә нинди авырлыкларны һәм киртәләрне җиңәргә сәләтле икәнлеген истә тоту билгесе дә.