Маяк
+22 °С
Яңгыр
Тат
Рус
җәмгыять
9 ноябрь 2023, 06:30
8 ноябрь - һәлак булганнарны искә алу көне.
8 ноябрь - Русия эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне. Шушы уңайдан районның барлык мәктәпләрендә тематик чаралар узды. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү - киеренке, кайвакыт куркыныч, ләкин кешеләргә бик кирәкле һәм мөһим эш. Ул батырлык һәм кыюлык, логик уйлау һәм кызгану осталыгы таләп итә, чөнки бу эшнең бәясе - кеше тормышы. Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итү хезмәткәрдән аның иң яхшы сыйфатларын күрсәтүне таләп итә: намуслылык, кешеләргә ярдәмгә килергә теләк һәм әзерлек. Полиция хезмәткәре һөнәре – бүгенге дөньяда иң куркыныч һөнәрләрнең берсе. Җинаятьчеләр белән ачык каршылыкка кереп, полиция хезмәткәрләре көн саен үз тормышларын зур куркыныч астына куялар. Русия эчке эшләр министрлыгының 15 меңгә якын хезмәткәре махсус хәрби операциядә катнаша, шуларның 480 дәүләт бүләкләренә лаек була. Районның барлык мәктәпләрендә дә сыйныф җитәкчеләре һәм директорның тәрбия буенча киңәшчеләре тарафыннан Русия эчке эшләр Геройлары истәлегенә багышланган чаралар үткәрелде: "Батырлык сәгате", китапханәдә күгәзмә оештыру, "Онытырга ярамаган исемнәр" мәгълүмати стенды, Рәхмәт хатлары язу, "Буыннан-буынга", "Буыннан-буынга, хәтерлибез» чаралары һәм башкалар.
8 ноябрь - һәлак булганнарны искә алу көне.
Чыганак
8 ноябрь - һәлак булганнарны искә алу көне.
Автор:
Рафиля Хабирова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"