Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
14 ноябрь 2023, 00:15

Хуш батыр, солдат…

Хуш батыр, солдат…

Хуш батыр, солдат…Хуш батыр, солдат…
Хуш батыр, солдат…

Узган ялларда Ватаныбызның чын патриоты - Илеш авылында туып-үскән Ринат Ханнанов белән хушлаштык. Күп кенә кораллы конфликтларда катнашкан Ринат Булат улы үзенең батырлыгы, тугрылыгы белән аерылып торган.

Ринат армия хезмәтеннән соң, хәрби контрактка кул куя һәм 3 ел Чиләбе өлкәсенең Миасе шәһәрендә хезмәт итә. 2015-2016 елларда ЛНР һәм ДНРны азат итүдә катнаша, 2017 елда «Вагнер» шәхси хәрби компания белән контракт төзи, Сириядә һәм Африка илләрендә хезмәт итә. Взвод командиры вазифасында Сирия һәм Ливандагы хәрби операцияләрдә катнаша. 2023 елның 7 сентябрендә Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Сугышчан хезмәтләре өчен бүләкләре:

-Батырлык ордены (2020 ел).

-«Җиңелмәгән, сынмаган» медале (2019 ел, Сирия).

-10.12.2020 елда Триполи шәһәрендә террорчылар әсирлегендә булган Максим Шугалей һәм Самер Суэйфанны азат итүгә зур өлеш керткәне өчен медаль (2020 ел, Ливия).

-Ливиядәге хәрби операциядә катнашканы өчен Ак крест бирелә (2020 ел).

-«Батырлык өчен», (2022 ел), «Игилны җиңгән өчен» медальләре тапшырыла.

Без Ринат Ханнановны герой буларак кына түгел, ә фидакарь дус һәм Ватанның батыр улы буларак та истә тотачакбыз. Аның Ватанга мәхәббәте һәм аның намусын яклау теләге чиксез булган.

Туганнарына һәм якыннарына авыр кайгыларын уртаклашабыз. Хөрмәтле Булат Гафур улы һәм Рәсимә Нәҗметдин кызы, улыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Ринат турындагы якты хәтирәләр райондашлар күңелендә мәңге яшәячәк.

Тыныч йокла, Ринат…

Чыганак

Хуш батыр, солдат…
Хуш батыр, солдат…
Хуш батыр, солдат…
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас