Халыкара инвалидлар көне уңаеннан 22 ноябрь көнне 11.00-12.30 сәгатьләрдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен 5-16-11 телефоны буенча «Кайнар линия» оештырыла.
Сорауларга муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Гарифуллин җавап бирәчәк. Шул ук көнне 11.00 -12.30 сәгатьләрдә 5-18-16 телефоны буенча муниципаль район хакимиятенең баш юрисконсульты Вадим Нурыев бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.
1 декабрьдә 11.00 сәг. район мәдәният сараенда район үзешчән коллективлары концерт тәкъдим итә.
Оештыру комитеты.