

Кылган гамәлләре, башкарган эшләре, яшәеше, иң мөһиме, туган җиренә ихлас бирелгәнлеге белән райондашлар күңелендә зур ихтирам һәм абруй казанып, бүгенгә кадәр тоткан кыйбласына тугрылыклы булып калып, тыйнак кына фидакарь хезмәт юлы үтүче Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе, “Илеш МТС” җәмгыяте директоры Рәвис Зарипов күптән түгел үзенең күркәм юбилеен – 60 яшен билгеләде.
Югары максатлы, изге күңелле, таләпчән, булдыклы җитәкче менә ничә еллар инде «Илеш Мтс» җәмгыятенә җитәкчелек итә һәм ул хуҗалык елның-елында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп килә. Гомумән, яңа технологияләргә нигезләнеп, терлекчелек тармагында да, басучылыкта да югары уңыш яулау өчен күп көч салына.
Күптән түгел уфада “торатау” Конгресс-холында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бер төркем алдынгылар югары дәүләт бүләкләренә ия булды. Алар арасында Рәвис Газизҗан улы да бар иде. ул Республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан салават Юлаев орденын алды. Бу якташыбызның авыл хуҗалыгы тармагындагы көн-төн дими тырышып салган хезмәте өчен лаеклы бәһа.
Рәвис Зарипов 1963 елның 10 ноябрендә Флүсә Шәрип кызы һәм Газизҗан Гыйлемхан улы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе колхозда төрле эш башкарса, әтисе 45 ел буе механизатор булып хезмәт юлы үтә. Тырыш, уңган гаиләдә үскән Рәвис Теләкәй сигезьеллык мәктәптән соң, Уфа төзелеш техникумы талибы булып китә. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп, чыныгу алгач, башкалада Октябрь районы Эчке эшләр бүлегендә - кинолог, Дүртөйле кошчылык фабрикасында инженер, директор урынбасары вазифаларын башкара. Рәвис Газизҗан улы әйтүенчә, шул елларда ул төгәллеккә, таләпчәнлеккә, җаваплылыкка өйрәнә, чөнки монда һәр эшне вакытында үтәргә - иртәгәгә калдырырга ярамый.
Арытаба бәхетен тик туган җирендә, дип исәпләгән егет, Югары Яркәйдәге ит комбинатына директор урынбасары булып кайта. Аннан соң принципиаль булуын, оста оештыру сәләтен күреп, аны «Октябрь» колхозы рәисе итеп билгелиләр. Тиздән Р.Зариповның хезмәт биографиясендә яңа бит ачыла. Ул 2001 елдан бүгенгә кадәр «Илеш МТС» җәмгыятендә директор вазифасын уңышлы башкара.
“Илеш МТС” җәмгыяте – нигез салынган көненнән (2000 ел, машина-технологик станциясе исемендә) башлап, заман авырлыкларына карамыйча эшләүче генә түгел, ә эшчәнлеген яшәеш куйган таләпләрдән чыгып оештыручы, кирәк икән, үзгәртеп корып, алдына куйган максатларын уңышлы тормышка ашыручы районның алдынгы предприятиесе. Искә төшерик әле: республикада МТСлар бетерелгәч тә коллектив аренадан төшеп калмады, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү статусын алып, 2005 елдан эшчәнлеген “Илеш МТС” җәмгыяте исемендә дәвам итте. Кадрлар, техника бар, таныш – авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйле хезмәт. Иң мөһиме – районда билгеле даны бар. Республиканың “Иң яхшы МТС”ы исеме, БР Хөкүмәте Дипломы – бу бүләкләр үзе үк күп нәрсә хакында сөйли иде. Шул рәвешле, төрле культуралар үстерү өчен алынган җирләр, Теләкәй, Анач фермалары җәмгыятькә яңа сулыш биреп, предприятие 23 ел инде перспектива белән һәм алга карап яшәүче директор Р.Зарипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләренең авангардында бара, басучылык, терлекчелек тармакларында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, ел да муниципаль район хакимиятенең Дипломы белән бүләкләнә. Шуны да билгеләргә кирәк, районда беренчеләрдән булып «500 сөтчелек фермасы» республика максатлы программасына кереп, Теләкәй фермасында 30 млн. сумга якын эш башкарылган. Шунсыз мөмкин дә түгел, директор фикеренчә, кешеләр уңайлы шартлар да эшләргә, рәхәт яшәргә тиеш. Шушындый күркәм сыйфатлары өчен дә авылдашлары хөрмәт итә аны.
АПКда яңалык: ул, гадәттә, МТСларда яклау таба һәм күтәреп алына. Мисалга рапсны гына алып китик. Кайбер хуҗалыклар бу техник культураны мал азыгы итеп үстерүдән читләшеп торганда да, җәмгыять аны май алу өчен игә һәм район буенча иң күп (1000 гектардан артык) чәчүлекләр дә - аларда. Хәзер инде рапс үстерергә өйрәнергә җәмгыятькә республиканың төрле төбәкләреннән киләләр, чөнки уртаклашырдай тәҗрибәләре бар. Быел да мул – 700 тоннадан артык уңыш җыеп алып, аны май заводларына озаталар. Иң мөһиме, Теләкәйдә рапсның түбен эшкәртү цехы ачканнар. Әлегә үзләре өчен булса, киләчәктә киңәйтү күзаллана. Шулай ук заман белән бергә атлауларының тагы бер мисалы – җәмгыять орлык җитештереп сатуга махсуслашып, бу юнәлештә дә ырамлы эшчәнлек алып бара, ел саен район хуҗалыкларына төрле культуралар орлыгы әзерләп сата. Азаккы ике елда шикәр чөгендере үстерәләр, ул да мул гына унышы белән сөендерә.
Шуны да билгеләргә кирәк, җәмгыять җитәкчелеге техника паркын яңартуга да ныклы игътибар бирә. Һәр ел саен куәтле, заманча техникалар сатып алына.
Гомумән, коллектив белән уртак тел таба алган, компетентлы һәм эшлекле җитәкчененең абруе арта. Җәмгыять 2004 елда 500 гектар җир алып, хәзер инде ул - 2000 гектардан артык. Элек коллективта 20 хезмәткәр булса, бүгенге көндә 45тән артык тупланган.
Үз белемеңне күтәрү өстендә дә даими эшләргә кирәк. Югыйсә, авыл хуҗалыгы тармагы яңалыкларыннан артта калуың бар. Бу җәһәттән, Рәвис Зарипов киеренке эшли. Ул читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад бүлеген тәмамлый. Швеция, Канада, Финляндия илләрендә, Русиянең төрле төбәкләрендә булып, крестьян-фермер хуҗалыкларының тәҗрибәсен өйрәнә һәм соңгы елларда җәмгыятьтә заманча технологияләр уңышлы кулланыла.
Ул территориядәге һәр кешенең – өлкәненең дә, кечесенең дә ихтирамын яулады. Рәвис Газизҗан улы авылның социаль инфаструктурасын төзекләндерүгә дә лаеклы өлеш кертә. Аны якташлары туган җиренең чын патриоты, киң күңелле, олы йөрәкле шәхес буларак белә, хөрмәт итә. Һәрвакыт зур проектларга, мәдәни чараларга, туган авылында мәчет төзетүгә иганәчелек ярдәме күрсәтә. Атап әйткәндә, елның-елына Урындагы инициативаларны яклау программасын тормышка ашыруда, “Балыкчылар ярышы”, “Карга боткасы”, Корбан гаете, Сабантуй һ.б. бәйрәмнәрне уздыруга, якташларының китапларын бастыруга лаеклы өлеш кертә. Соңгы елларда Теләкәй фельдшер-акушерлык пунктында яңа тәрәзәләр, ишекләр куелган, җылылык системасы төзекләндерелгән. Андреевка табиблык амбулаториясенә ЭКГ аппаратын алып бирә. Исанбай - төп, Аккүз, Андреевка урта мәктәпләренә музыка корылмалары бүләк итә. Исанбай авыл советы авыл биләмәсенә территорияләрне чиста тоту максатыннан үлән чапкычы белән тәэмин иткән. Боларның барысын да ихласлык белән башкара ул.
Агымдагы елда туган ягының игелекле улы Р.Зарипов тарафыннан “Атайсал” проекты чикләрендә укучыларны йөртә торган Исанбай төп мәктәбе автобусы өчен ташландык бина гараж итеп төзекләндерелә. Дүрт пластик тәрәзә урнаштырыла, ике тимер капка куела, бинаның эчке ягына ремонт эшләнә. Теләкәй авылындагы “Иман Нуры” мәчетенә җомга намазларын һәм башка чараларны үткәргәндә җылы һәм уңайлы атмосфера булдыру өчен идәнгә 10 данә электр җәймәләре урнаштырыла. Шулай ук изге йортка электр батареялары куела.
Халык мәнфәгатен яклау, кайгырту Рәвис Газизҗан улының депутатлык бурычы булып тора. Ул биш чакырылыш район Советы депутаты итеп сайлана.
Рәвис Зарипов - булдыклы җитәкче генә түгел, үрнәкле гаилә башлыгы да. Аның тылы да - ныклы һәм ышанычлы. Тормыш иптәше Рәмзия Фәнәви кызы, гаилә учагын гына саклаучы түгел, ә киңәшчесе дә, фикердәше дә булып тора. Әйткәндәй, Рәмзия Зарипова җәмгыятьтә икътисадчы булып эшли. Шуңа күрә дә гомер юлдашын яхшы аңлый, хәленә керә, авыр чакларда ярдәм кулын суза белә. Зариповлар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Регина РФ Хакимияте янындагы финанс университетының Уфа филиалын тәмамлады. Динар белән матур гаи-лә корып, уллары Данияр һәм кызлары Юлияне тәрбиялиләр. Динар “Илеш МТС”та - баш инженер, Регина баш бухгалтер вазифасын башкара. Кече кызлары Гөлнара да шул ук уку йортында белем алып, “Илеш МТС”та бухгалтер булып эшли. Артур белән кызлары Элинаны үстерәләр.
Р.Зарипов гади хезмәткәрдән алып, җитәкчегә кадәр үрләде. Ул кешеләргә карата, итәгатьле, шул ук вакытта сүзендә дә, эш-гамәлендә дә ныклык күрсәтә. Алдынгы карашлы, кыю фикерле һәм бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында хуҗалык дилбегәсен ышанычлы тота ул. Бар гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләп, фидакарь хезмәте белән зур казанышларга ирешкән Рәвис Газизҗан улын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авылым, авылдашларым, туганнарым, дусларым, дип янып яшәгән уңган җитәкчегә киләчәктә дә хезмәт казанышлары, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете юлдаш булсын.
Лира КӘБИРОВА.