Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
18 ноябрь 2023, 06:15

Тәмәке тартуда саксызлык-янгынның сәбәбе

Еш кына кешеләр исерек килеш, сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап китү нәтиҗәсендә, янгын чыгып вафат була. тәмәке көйрәү ялкын тәэсиреннән генә түгел, ә яну продуктлары белән агулану да үлемгә китерә.

Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә.

Исерткеч эчемлекләр кеше баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә. Тәмәке төпчекләрен теләсә кая ташларга ярамый. Мондый янгыннарны гади, ләкин бик мөһим кагыйдә белән кисәтү җиңел: беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз.

Хәмер кулланганнан соң, еш кына кешеләр азыкны плитәдә калдыра, аны сүндерергә оныта, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кешеләр мич ягулары, төр ле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында да оныта. Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы янгыннарның гына төп сәбәбе түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәпчесе булып тора. Үз йортларыгызда чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартуд ан тыелу хәерле. Йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.

Янгын чыкканда кесә телефоныннан 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсе Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас