

Районыбыз җирлегендәге музейлар халыкның уртак казанышына әйләнеп, гаҗәеп истәлекле тарихи урыннар булып тора. Шул уңайдан кайбер мәктәпләрдә дә төрле тематикалы музейлар булдырылуы аеруча хуплауга лаек. Күптән түгел Ябалак урта мәктәбендә эшләп килгән туган якны өйрәнү һәм тарих музеенда булып, андагы искиткеч бай һәм төрле экспонатлар белән танышу соклану тудырды. әлеге музейны оештыруга мәктәпнең география укытучысы, 37 ел педагогик эш стажы булган, БРның атказанган укытучысы, РФның мактаулы мәгариф хезмәткәре Венера әһелтдин кызы Гозәерова тырыш хезмәтен салган. Музей мәктәпнең тәрбия үзәгенә әйләнеп, 2018 елда –Мәскәүдә, 2019 һәм 2023 елларда үзебезнең республикада уздырылган конкурс –фестивальләрдә катнашып, иң яхшы мәктәп музее буларак, беренче урынны яулаган. Башкарган эшләре бары тик хуплауга лаек.
Менә шулай музей белән танышканда Венера Әһелтдин кызы безнең игътибарны “Сугышчан дан” бүлегендә (музей 4 бүлектән тора) Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз хакында тупланган тарихи материаллар арасыннан Сәгъди Ямалтдинов турындагы язмаларга юнәлтте. Ни өчен дигәндә, каһарман якташыбыз - авыр фронт юлын үтеп, Берлинга барып җиткән һәм рейхстагны штурмлауда катнашып, беренчеләрдән булып Җиңү байрагын элүгә ирешкән шәхесләрнең берсе. Бу хакта район тарих һәм туган якны өйрәнү музееның элекке директоры Рөстәм Камалов архив материалларын өйрәнү буенча зур эш башкарып, документлар белән нигезләнгән дәлилләр туплаган һәм 2013 елда район “Маяк” гәзитендә язып та чыккан. Шулай булса да С.Ямалтдинов хакындагы истәлекләрне яңартып, тагын бер тапкыр бу турыда искә төшерәсе килә.
Сәгъди Сәләх улы 1921 елда (көне билгесез) Сеңрән авылында туып-үсә, 1940 елда Совет армиясенә алына һәм Бөек Ватан сугышында катнаша.Совет гаскәрләре составында Германиянең башкаласына барып җитә. Берлин урамнарында хәлиткеч сугышлар бара.30 апрель иң истәлекле – Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кадаган көн булып тарихка кереп кала. Без,нигездә, байракны кызылармеецлар Егоров һәм Кантария кадаган дип беләбез. Чыннан да, алар үзләренә ышанып тапшырылган байракны кадыйлар, ләкин тарихи материаллардан күренүенчә, эш алай гади генә булмый. Байракны кадау өчен берничә төркем оештырыла һәм барысына да байрак тапшырыла.1945 елның 30 апрелендә бу хәрби бурычны үтәүдә 86нчы авыр гаубицалы артиллерия бригадасы составындагы топографик хезмәт взводы отделениесе командиры, сержант, якташыбыз Сәгъди Ямалтдинов кыюлык һәм батырлык күрсәтә. Ягъни ул заданиене үтәүдә взвод командиры, капитан Николай Агеенко җитәкчелек иткән 4 кешелек төркем составында була. Дошманның көчле ут ачуына карамастан, әлеге төркем пуля яңгыры астында немецларга каршы атыша – атыша үзенә юл яра һәм 1945 елның 30 апрелендә 13 сәгать 20 минутта беренче булып рейхстагка “86” (сугышчан бригада номеры) дип язылган Кызыл байракны кадый. Ә инде 13 сәгать 40 минутта Рейхстаг территориясе Кызыл армия кулына күчә. Рөстәм Камалов архив материалларыннан ачыклаганча, составында М.Егоров һәм М.Кантария булган 150нче укчылар дивизиясе шуннан соң гына Рейхстагка штурм ясый һәм 21 сәгать 30 минутта –икенче катка, 22.00 сәгатьтә бина гөмбәзенә Җиңү байрагын элә. 22 сәгать 40 минутта исә республикабызның Мишкә районы егете Газый Заһитов та үзенең иптәшләре белән байрак кадыйлар. Шул рәвешле, Рейхстаг өстендә байракларның төрлесе - эресе һәм вагы җилферди. ”Тарихи документлардан күренүенчә,- дип билгели Рөстәм Мәгърүф улы,- Сеңрәндә туып-үскән Сәгъди Ямалтдинов - беренчеләрдән булып, Рейхстагка Кызыл байрак элүчеләрнең берсе.” Әлеге батырлыклары өчен байрак элүчеләр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителәләр, ләкин 1945 елның маенда алар Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнәләр. Ә Егоров белән Кантариягә бу исем 1946 елда, Бөек Җиңүнең бер еллыгында бирелә.
Сугышчан батырлыклары өчен С.Ямалтдинов ике тапкыр Сугышчан Кызыл Байрак ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз, ике тапкыр икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “1941 -1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң туган авылына кайтып, Мөшәрәфә дигән кызга өйләнеп, гаилә кора. Аларның Нургата исемле уллары туа. Нургатаның Раил исемле улы була, ләкин, кызганычка каршы, алар берсе дә хәзер исән түгел. Ә Сәгъдинең артабангы тормышы Татарстанның Азнакай районы белән бәйле. Азнакайда яшәп, нефть тармагында эшли. Фидакарь хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 2013 елда мәрхүм була.
Язылганнардан чыгып, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашканда шуны билгелисе килә: буыннар алмашыну белән данлыклы шәхесләребез тарих төпкеленә күчә бара, әмма аларны онытырга хакыбыз юк. Гади авыл егете, батыр сугышчы Сәгъди Сәләх улының Туган илебез алдындагы батырлыклары, һичшиксез, мәртәбәгә һәм зурлауга лаек һәм аны мәңгеләштерү урынлы булыр иде. Әгәр берәр урамга, мәктәпкә һ.б. аның исеме бирелсә, районыбыз һәм туган авылы Сеңрән халкы өчен ул зур горурлыкка әйләнер, дип ышанасы килә.
Гөлфинә СӘЛИМОВА, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.