Шулчак бер ана түзмәде, урыныннан торды да, кулларын болгый-болгый сөйли башлады: «Син, Мөнир, юкбар сөйләп, вакытны әрәм итмә. Мин бик еш булам мәктәптә, дәресләргә дә керештерәм. Рөхсәт булганда. Синең улың дәресләрдә дә хәзер актив катнаша, шигырьләр дә яза. Аны бар бала да булдыра алмый. Ә син – әти кеше, шуны күрмисең. Дүртенче,бишенче сыйныфлардагы улыңны исеңә төшер. Йоклый иде бит. Рәхмәт әйт Фәния Мөхәммәтовнага. Үз телебезнең илаһи көче белән уятты ул малаеңны». Ул арада Фирүзәнең әтисе торып басты:
– Мөнир, син укыган кеше, җитәкче кеше, ләкин эчке дөньяң ярлырак икән, фикерең дөрес түгел. Бала күңеленә матурлык, изгелек, игътибарлылык орлыкларын иң элек ана теле, матур әдәбият, үз телебездәге сәнгать чәчә бит. Концертларда балаларның җырлауларына, шигырь сөйләүләренә сокланып утырабыз. Шунда Маратның әтисе:
– Мөнир иптәш, син гел басу түрен генә уйлап утырма. Улыңнан бәлки, авылыбызның горурлыгы булып, дәрәҗәле әдип чыгар, – дип елмаеп куйды. Әлиянең әнисе урыныннан тормый гына:
– Дөрес, урыс телен белү мәҗбүри. Әмма ата-анасын яраткан, хөрмәт иткән кеше туган телен кире какмас,-диде. Башка ата-аналар да аларга кушылып: «Теле беткәннең бит иле бетә», – дип үз телебезне саклау хакында бик җитди гапләшеп алдылар. Мөгаллимә исә: «Сез сөйләгәннәрнең дәвамы итеп, хәзер укучылар әзерләгән концертны карарбыз», – дип, ата-аналарны чаралар залына чакырды.
Концерт башланыр алдыннан Фәния Мөхәммәт кызы балаларның вакытын җыр-бию өйрәнүгә бүлү әһәмияте турында кыска гына итеп, залдагы халыкка җиткерде.
– Сез, иптәшләр, дөрес аңлагыз. Бала нинди генә иҗат түгәрәгенә йөрсә дә, вакыты әрәм үтми. Мәсәлән, бию хәрәкәтләре сәламәтлек өчен файдалы. Бигрәк тә, халкыбызның борынгы бию сәнгате кәефне күтәрү, гәүдәне матурлау көченә ия. Ә халык җырларын өйрәнеп җырлау, классик көйләрне тыңлау йөрәк эшчәнлеген җайга сала, җанга ял бирә, мускулларны тынычландыра; балаларда җаваплылык һәм игътибарлылык хисләрен үстерә, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияли. Ә инле шигырь язу һәм аны яттан сөйләү һәркемнең хәтерен яхшырта, күңелен бизи, әйтергә теләгән бик олы фикерне кыска гына күләмдә сәнгатьле итеп җиткерә белергә өйрәтә. Ярый, арканның озыны, сүзнең кыскасы яхшы дигәндәй, концертны башлыйк, гафү итегез, – дип, балаларны сәхнәгә чакырды.
Концертта балалар барысы бергә туган тел һәм туган ил турында да, халык җырларын, күмәк биюләрне дә оста башкардылар. Ә Илһам әтисенә арнап язган шигырен укыды.
Әтием – күңелем яме
Әти белән без икебез
Еш кына серләшәбез.
Йөрәктәген гел уртага
Салып без сөйләшәбез.
Әти - минем күңелем яме,
Җир, кояш, һавам минем.
Күңелдәге шушы хисләр
Җыр булып ага минем.
Әтиемнең күңелендә
Тирән уелсам иде.
Йөрәгендә мәңге сүнмәс
Якты нур булсам иде.
Ел артыннан еллар үтте. Мәктәпне тәмамлап, кулга өлгергәнлек аттестатын тотып, аерылышу көннәре дә җитте. Саубуллашу бәйрәмендә мәктәп директоры Фәнүс Фәтих улы староста Фирүзәгә: «Иң бердәм, алдынгы сыйныф» дигән мактау грамотасын тапшырды. Аннан соң уку алдынгыларына медальләр бирелде. Әтисе эш буенча командировкада булганлыктан, Илһам кулына медаль алгач, Фәния Мөхәммәтовна янына килеп, шатлыгын аның белән бүлеште.
Концертта язган шигырен сөйләде.
Горур хисләр
Күтәреп алып җир шарын
Салдым да уч төбенә,
Әйләндерәм җай гына
Хәйран калып йөзенә.
Күреп туймас төсләр бизи
Иксез-чиксез җиһанны.
Җентекләп бар хозурлыкны
Тик үзенә җыйганмы?!
Күккә тияр горур таулар
Масаешып торалар.
Әрсез далалар, тугайлар
Яшеллеккә чумганнар.
Океаннар, диңгез, күлләр
Ярларыннан ашмыйлар.
Аваздаш булып бер-беренә
Яшәешне саклыйлар.
Күркәмлеге бу дөньяның
Җайлап җанга түгелә.
Түгелә дә, горур хисләр
Баса йөрәк түренә.
Алыр идем кочагыма
Иркәләп бар җиһанны.
Мөмкин түгел. Югалмасын
Зиһенемә сыйганы!
Концерт азагында Фәния Мөхәммәт кызы укучыларына саубуллашу теләкләрен җиткерде.
Кадерле балалар!
Хушлашасыз бүген мәктәп белән
Күңелле дә, бераз моңсу да,
Балачакның шаулы ярларыннан
Тормыш чакыра сезне зур
Илебезнең чиксез киңлегендә
Кайда юл тотсагыз атлыгып,
Һәрбер җирдә сезгә терәк булыр
Туган мәктәп биргән яктылык.
Тиздән бәлки сезне яңа сукмак
Урнаштырыр ерак-еракта.
Әмма онытылмас дәртле бию
Мәктәп алдындагы соңгы вальста.
Куйган максат, өмет, тырышлыклар
Сезне һәрчак әйдәп торсыннар.
Өзелмәсен дуслык җепләрегез,
Зур уңышлар юлдаш булсыннар!
Фәнә МИНҺАҖЕВА, мәгариф хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.
(Дәвамы бар).