

Гомер үткән саен яшьлек еллары ныгырак искә төшә. Кулга кул тотынышып, кайгы-хәсрәтләрне, шатлыкларны уртаклашып кына түгел, бер телем икмәкне бүлешеп яшәгән дусларның юклыгы бигерәктә йөрәкне әрнетә. Шушы көннәрдә бар гомерен балалар тәрбияләүгә һәм физика ф ә н е н е ң ка т м а р л ы серләрен ничә буын у к у ч ы л а р га б и р г ә н Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең физика укытучысы Флүзә Нурлыгаян кызы Хәкимованың бакыйлыкка күчкәненә бер ел тулды. Хезмәттәшләр белән очрашкан саен тик матур хатирәләр белән генә искә алабыз, сагынабыз, юксынабыз.
Бүгенге көндә Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә математика укытучысы булып эшләгән элекке укучыбыз Фәйрүзә Сабированың 10 сыйныфта укыган чагында «Бәләкәй генә Флүзә Нурлыгаяновнаның башына ул белем ничек сыеп бетә икән?» дип аптыраганы 40 ел үтсә дә бүгенгедәй исемдә. Чынлап та, ул шундый югары интеллектлы, белемле, зыялы хезмәттәшебезнең берсе иде.
«Мәктәпне тәмамлаганда аттестатымда бер генә дүртле бар, ул да иң яраткан фәнемнән – физикадан. Шундый шәп укытучы белем бирде, беребезгә дә «5» ле куймады, мин үзем дә физиканы бишкә белмим, дип әйтә иде», - дип мөгаллимен зур хөрмәт белән искә алды ул.
Флүзә Хәкимова көнетөне үз өстендә эшләде, яңалыкларны дәресендә кулланды. Балаларны олимпидаларга, имтиханнарга әзерләгәндә ашавын да, йокысын да оныта торган иде. Үзе укыткан укучыларның тик яхшы якларын күрергә, күңелләрен үстерергә тырышты, шулай итеп үз фәненә сөю уятты, төпле белем бирде.
Бүгенге көндә аның эшен дәвам итүче физика укытучылары, техник югары уку йортларын уңышлы тәмамлаган элекке укучыларыбыз – Флүзә Нурлыгаян кызының гына түгел, мәктәбебезнең горурлыгы.
Аш-су әзерләсә дә, кул эшләре белән шөгыльләнсә дә, һәрвакыт эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды. Директор урынбасары булып эшләгән чагы һәр укытучының күңелендә тик матур тойгылар гына уята. Һәр хезмәттәшенең хәленә керергә тырышты, уңайлы шартлар тудырды, “тәрәзәсез” расписание төзүен беркемдә онытмыйдыр, мөгаен.
Кызганычка каршы, бу дөньядан иртә бакыйлыкка күчте. Бүген безнең арабыздан китүенә бер ел тулды, ләкин күңелләребездән чыкканы юк. Ул кешеләрне ихтирам итүе, зыялы, мәдәниятле, әдәпле булуы белән үрнәк булды.
Флүзә Нурлыгаян кызы күңелләребездә якты хәтирәләр белән генә истә калды. Караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы - җиңел, иманы юлдаш булсын.
Бер төркем хезмәттәшләре исеменнән аны юксынып, Галимә ГАЛИЕВА. Түбән Яркәй авылы.