

24 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә бөтен республикадан социаль-актив хатын-кызлар чакырылды. Алар ана бурычларын хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек белән уңышлы бергә алып баралар.
Безнең районнан делегация составында катнаштылар: Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиядән укытучы Илиза Ялалова, махсус операциядә катнашучының әнисе Нәфисә Хәбибрахманова һәм Урмет авылыннан активист Нина Шәйхуллина.
Чарада катнашучылар өчен Уфа шәһәренең мәдәният учреждениеләренә экскурсия һәм бәйрәм концерты оештырылды.