

23 ноябрьдә Әниләр көне алдыннан район мәдәният сараенда бу игелекле якты көнгә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм белән барлык катнашучыларны район администрациясе башлыгы Илдар Мостафин котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Әниләр көне безнең җәмгыять өчен мөһим бәйрәм. Район башлыгы барысына да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.
Бу матур бәйрәм махсус хәрби операциядә катнашкан балалары булган әниләрнең залда булулары белән тагын да әһәмиятлерәк булды.
Сәхнәдән күңелгә үтеп керерлек рәхмәт сүзләре, аналарның юмарт йөрәкле, кайгыртучан куллы булулары турында назлы сузләр яңгырады.
Иҗат коллективларының искиткеч концерт номерлары беркемне дә битараф калдырмады.