Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 ноябрь 2023, 05:55

Бәйрәм концерты узды

Әниләр көне - беркем дә битараф кала алмаган бәйрәм. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык әниләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Бу искиткеч бәйрәм хөрмәтенә 24 ноябрьдә Балалар сәнгать мәктәбендә бәйрәм концерты узды. Әниләр өчен чын бүләк сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль номерлары булды. Балалар барлык тамашачыларга үз мәхәббәтләрен һәм талантларын бүләк иттеләр. Шулай ук мәктәптә сәнгать бүлеге укучыларының рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Концертны оештыручыларга, укытучыларга, яшь артистларга һәм балаларына ярдәм итәргә килгән әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аналар йөрәге кайгыны белмәсен, балалар уңышлары белән сөендерсен.

Бәйрәм концерты уздыБәйрәм концерты узды
Бәйрәм концерты узды
Бәйрәм концерты узды
Бәйрәм концерты узды
Бәйрәм концерты узды
Бәйрәм концерты узды
Бәйрәм концерты узды
Бәйрәм концерты узды
Бәйрәм концерты узды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас