

24 ноябрьдә Базытамак авылы купфункцияле клубында Әниләр көненә багышланган "Әниләрсез Русияне күз алдына да китерә алмаслык” дип аталган музыкаль - тематик кичә узды.
Чарага уллары махсус хәрби операция зонасында булган егетләрнең әниләре дә чакырылды. Котлаулар белән Базытамак авыл биләмәсе башлыгы Илфат Закиров, "Сугышчан туганлык" Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Илеш бүлеге җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов, «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы социаль координаторы Ләйсән Латыйпова чыгыш ясадылар. Бу очрактан файдаланып, Ләйсән Рифкать кызы махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Хәрби хезмәткәрләрнең әниләре бергәләп шифаханә-курорт дәвалануына барырга килештеләр.
Шулай ук чарада Базытамак авылыннан Мәсхүдә һәм Галинур Таҗетдиновлар гаиләсен күркәм юбилейлары - 50 ел бергә гөмер кичерүләре белән котладылар.
Чара Базытамак урта гомум белем бирү мәктәбенең сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларның, укучыларның һәм мәктәпкәчә төркемнең концерт номерлары белән бизәлеп барды.
Очрашу җылы һәм дуслык шартларында узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.