

Рсай урта гомум белем бирү мәктәбендә укучылар махсус хәрби операциядә катнашучысы белән очраштылар.
Балалар сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы яугирдән булган хәлләр турында ишеттеләр.
Якташыбыз кыска ялга туган авылына кайтты. Ул мәктәп укучылары белән очрашырга, Русия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләргә вакыт тапты.
Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр, ә аннан соң солдатларга язылган хатларны тапшырдылар. Алар безнең яклаучыларыбызга яхшы теләкләр юлладылар. Укучылар сугышчыларга алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.
Якташыбыз хатларны (60 тан артык) солдатларга тапшырырга, исән-сау туганнарына һәм якыннарына әйләнеп кайтырга вәгъдә итте.