Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 ноябрь 2023, 11:35

Кызыклы очрашу үтте

Кызыклы очрашу үтте

Кызыклы очрашу үттеКызыклы очрашу үтте
Кызыклы очрашу үтте

Ябалак авылының мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен махсус хәрби операциядә катнашучы, Илеш районы хәрби хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү буенча район оператив штабы начальнигы, БР Диңгез җыелышының Илеш филиалы җитәкчесе Илдар Җәүдәт улы Хөснуллин белән кызыклы очрашу булды.

Илдар Җәүдәт улы укучылар белән хәрби-диңгез флотында хезмәт итүләре турында уртаклашты, аларны бу темага күргәзмә белән таныштырды. Районда гуманитар ярдәм җыю ничек оештырылганы, мәктәп укучылары катнашында районда сугышчыларга ярдәм күрсәтү буенча нинди акцияләр үткәрелүе турында җентекләп сөйләде. Кызыклы сорауларга җавап бирде.

Очрашу барышында Илдар Хөснуллин район укучыларының игелекле гамәлләре турында мисаллар китерде. Мәсәлән, Ябалак урта мәктәбе укучысы Регина Әхмәтова үзенең төймәле кәрәзле телефонын махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга тапшырган. Илдар Җәүдәт улы район администрациясе башлыгы исеменнән Регинага күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Источник

Кызыклы очрашу үтте
Кызыклы очрашу үтте
Кызыклы очрашу үтте
Кызыклы очрашу үтте
Кызыклы очрашу үтте
Кызыклы очрашу үтте
Кызыклы очрашу үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас