+21 °С
Болытлы


Районның битараф булмаган халкы махсус хәрби операция үткәрү территориясендә булган якташларына гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә.
Шәхси эшкуар Альмир Кәримов гуманитар ярдәм җыю пунктына 8 мең сумлык фонарьлар, перчаткалар һәм пычаклар тапшырды. Бу әйберләр якташларга авырлыкларны җиңәргә һәм авыр шартларда аларның иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итсен.
Альмир Айрат улына һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык халыкка зур рәхмәтебезне белдерәбез.