

- Башкортстан Республикасында "Башкорт озын гомерлелеге. Туризм." проекты дәвам итә. Проект программасы республика территориясендә урнашкан туристлык күрсәтү объектлары, шул исәптән музейлар буенча да сәяхәт итүне күз алдында тота.
- Әлеге проект кысаларында Чакмагыш районының өлкән буын вәкилләре Югары Яркәйдәге «Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев» музеенда булдылар.
* Сәфәрчеләрнең күбесе: "Сәфәр программасында Муса Гәрәев музеена экскурсия булганга гына килдек",- дип әйтте. Чөнки Муса Гәрәевнең әнисе Гөлнәфис Чакмагыш районы Имәнлекүл авылыннан.