

Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбенең кадет сыйныфы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм итеп 5 тартма комплектлады.
Кадетлар һәм аларның әти-әниләре тартмаларда озак саклану вакыты булган иң кирәкле әйберләр генә җыйды: азык-төлек, тәм-томнар, чәй, макарон, ярма, бал, шәхси гигиена әйберләре һәм җылы киемнәр.
Ә кадет Әмирхан Әхмәтҗанов үзе сатып алган Калашников автоматы җайланмаларын салу өчен сумка алып килде.
Һәр тартмага кадетлар сугышчыларның йөрәкләрен җылытучы сүзләр һәм изге теләкләр белән хатлар салды.
Кадетларыбызга һәм аларның сыныф җитәкчесе Руслан Ганиевка күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Безнең сугышчылар белсеннәр: монда барысы да, кечедән алып олыга кадәр, аларга ярдәм итәргә әзер!