

Балалар иҗат үзәге тарафыннан Ана көне уңаеннан «Дөньядагы бердәнбер әнигә» дип исемләнгән матур чара - шигырь укучылар конкурсы оештырылды. Аны алып баручы Әлфия Вәлиева эчтәлекле итеп үткәрде. Зал матур итеп декорацияләр, шарлар белән бизәлгән.
Конкурсның беренче этабында 130 кеше чыгыш ясаган. Әлеге чара конкурсның икенче этабы булып, анда 58 финалист арасыннан җиңүчеләрне сайларга кирәк иде. Катнашучыларның барысы да яхшы әзерләнгән. Моның өчен укытучыларына - зур рәхмәт.
Жюри әгъзалары – мәгариф хезмәт ветераны Галимә Галиева, беренче хәрәкәтнең муниципаль координаторы Чулпан Басикова һәм мин кызларны, малайларны зур соклану белән тыңладык. Безнең алда, җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмаган бурыч тора иде. Нәтиҗәләр яшь төркемнәре - 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар арасында, түбәндәге критерийлар: артистизм; аңлаешлы сөйләү; дөрес әдәби әйтелеш буенча билгеләнде.
Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, 1-4 сыйныфлар арасында: Даяна Нурисламова (җитәкчесе – Л.Шәрипова) – беренче, Денис Бәхтиев (Г.Габидуллина), Алсу Шәмсетдинова (Г.Фәррәхова) – икенче, Илшат Мостафин (Э.Тараненко), Динара Ракыйпова (Г.Мәрдамшина) өченче урынга лаек булды. 5-8 сыйныфлар арасында Элина Галиуллина (Д.Галиуллина), Алина Газизова (Г.Дәүләтгәрәева) – беренче, Айдар Әкрамов (Г.Фәхруллина) икенче, Милена Мөхиева (М.Сәлимгәрәева) өченче урынны бүлеште. 9-11 сыйныфлар арасында Элина Шәйхлисламова (В.Габдуллина), Айгиз Саматов (Г.Әкрамова) – беренче, Ландыш Сәгытдинова (Ф.Миңнеголова), Идел Акмалов (А.Мөсәлләмова) – икенче, Искәндәр Кадраев (Л.Дәүләтгәрәева) өченче урынга иреште.
Айгөл БАТЫРГӘРӘЕВА.