Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
30 ноябрь 2023, 07:00

Күркәм эшләре сокланырлык

Авыл хуҗалыгы тармагын сайлап, 102 эшчене берләштергән XXII партсъезд ис. кооперативны җитәкләгән Неля ӘХМӘТОВАГА сокланмау мөмкин түгел.

Күркәм эшләре сокланырлыкКүркәм эшләре сокланырлык
Күркәм эшләре сокланырлык

Туган як, туган җир, туган авыл...  Һәркем өчен газиз , кадерле ул . Безнең һәрберебезнең туган йорты, туган авылы бар. Һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре бар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елны республикада Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан итте. Аның сүзләренчә, “Кече Ватан” төшенчәсен аңлату кирәк түгел. Аның үсешенә кечкенә бөртек тә бу инде зур эш. Районыбызда гомер дәвамында бик күп уңышларга ирешкән, республикага, илгә кирәкле кеше булып яшәүче шәхесләр бихисап. Бу җәһәттән, авыл хуҗалыгы тармагын сайлап, 102 эшчене берләштергән XXII партсъезд ис. кооперативны җитәкләгән Неля Әхмәтовага сокланмау мөмкин түгел.

Булачак рәис Базытамак авылында туып-үсә. Исәпхисап эше белән бәйле бухгалтер һөнәрен сайлап, Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында белем ала. Хезмәт юлын туган колхозында башлый. Нинди генә эшкә тотынса да, бар күңелен биреп, намуслы башкара. Туган җиренең, үз авылының чын патриоты ул. Искиткеч тырыш, кешелекле, ярдәмчел кебек сыйфатлары авылдашлары, туганнары арасында аны абруйлы итә. Шуңа күрә дә озак еллар үз һөнәрен җаваплы башкарган тәҗрибәле белгечне бердәм тавыштан җитәкче итеп сайлыйлар. «Коллектив бердәм һәм тату, үз вазифа-бурычларына җаваплы караган белгечләр белән эшләве рәхәт һәм җиңел. Акыллы киңәшләренә колак салам, остазларым да алар», - ди энергияле һәм үз көченә ышанган, тәвәккәл Н.Әхмәтова.

Төп эшеннән һәм өйдәге мәшәкатьләрдән тыш, Неля Дамир кызы үз авылында төрле иҗтимагый һәм мәдәни чараларда актив катнаша. Ул хуҗалыкны уңышлы үстерү генә түгел, туган авылында рухи һәм социаль тормышны саклау да мөһим дип саный. Аның ярдәмендә Татар Мәнәвезе авылында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучының торак йорты верандасының түбәсе ремонтланды, Ташкичү авылы клубы өчен музыкаль аппаратура: тавыш көчәйткеч, колонкалар, микрофон, Базытамак авылының үзәк тыкрыгын әйләндереп алу өчен торбалар, профильләр, профнастил һәм саморезлар сатып алынган. Шулай ук һәр ел саен Урындагы инициативаларны яклау программасын тормышка ашыруда иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Неля Дамир кызы эшендә дә үрнәкле, өендә дә уңган әни, тормыш иптәше. Әхмәтовларның капка төбеннән үк әкият бакчасы каршы ала. Анда берсеннән-берсе гүзәлрәк аллы-гөлле чәчкәләр үсә. Җиләк-җимеш агачлары бизәп утыра. Хәтта кошлары да матурлык өсти. Һәр урында тәртип һәм чисталык хакимлек итә.

Уңганнар мал-туар, кош-корт карарга да вакыт таба. Хуҗаларның бакчалары, теплицалары мул уңыш биреп сөендерә.

Тормыш иптәше, авылдашы Камил Әгъләм улы да һәр эштә, һәр башлангычта зур ярдәмчесе, уң кулы аның. «Мине ярты сүздән аңлаучы тормыш иптәшем янымда. Янәшәмдәге якын кешеләрем минем шәхси тормышымны бик бәхетле итә, аларның яратуы һәм үземнең яратуым эшкә рухландыра, кыенлыкларны җиңеп чыгарга дәртләндерә»,- ди Неля Дамир кызы.

Талантларны бик күп тудырган бәрәкәтле Илеш төбәген данлап яшәүче Неля Әхмәтова кебек шәхесләр булганда районыбыз бер вакытта да лидерлык позициясеннән чигенмәс, аның изге гамәлләре райондашларыбызга үрнәк булыр.

Лира ШАМИЛЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас