Ришвәт бирү, аны алу кебек үк, ришвәт алучыга һәм коррупцион хокук бозырга этәрүче шәхес өчен җинаять җаваплылыгына тарттыра.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юлпатруль автомашиналары салоннарында коррупция гамәлләренә тартылу фактларын булдырмау максатында, тыштан да, салон эчендә дә гамәлләрен теркәүче видеорегистраторлар урнаштырылган. Хокук бозу факты буенча материалларны рәсмиләштергәндә барлык административ процедуралар да полиция хезмәткәре тарафыннан видеорегистратор гамәлдә булган зонада башкарыла. Җаваплылыктан котылырга теләү нияте белән гражданин юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт тәкъдим итә икән, бу Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 291 статьясы буенча җинаять эше кузгату өчен нигез булып тора.
Гөлнара ӘЛТӘПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инепекторы, полициянең өлкән лейтенанты.