+21 °С
Облачно


Ана көне уңаеннан Аккүз урта мәктәбе укытучылары тарафыннан күркәм бәйрәм оештырылды. Укучыларның бар күңелләрен салып сөйләгән шигырьләре, җырлары соклану тудырды. Яшь белгеч Галия Шәрипова җитәкчелегендә милли музыка коралы думбыра көенә салынган “Шәл бәйләдем” балалар биюе, инструменталь ансамбль чыгышы тамашачының күңелен яулады. Чарада яңгыраган һәр анага сөю, ихтирам хисләре балалар йөрәгендә һәрвакыт урын алсын, илләребез тыныч булсын.
Светлана КЫДЫРБЕКОВА, Аккүз урта мәктәбенең ата-аналар советы рәисе.