Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
2 Декабря 2023, 06:55

Ана капиталы күләме турында

Русиянең социаль фонды ел башыннан ана капиталы булган гаиләләргә сертификаттагы акчаларның актуаль суммасы турында 6,5 млн белдерү җибәргән. Мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет һәм фондның клиент хезмәтләре аша бирелә. Социаль фондның Башкортстан Республикасы районнары һәм шәһәрләрендәге бүлекчәләренең клиент хезмәтләрендә калган акчалар турында мәгълүматны 3 меңнән артык сертификат иясе алды. Ана капиталы турында белешмә гаиләләргә дәүләт ярдәме акчаларын программада каралган максатларга сарыф итүне яхшырак планлаштырырга ярдәм итә. Мәсәлән, ипотекага торак сатып алу яки балаларны укыту өчен түләү. 2023 елда ана капиталы беренче балага 587 мең сум тәшкил итә. Әгәр гаиләдә 2020 елдан бирле туган яки уллыкка алынган ике һәм аннан күбрәк бала булса, һәм элек капитал бирелмәсә, ата-аналар 775,6 мең сум ала. Сертификатта калган кулланылмаган акчалар ел башында ана капиталы күләме белән бергә индексацияләнә. Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Русиянең социаль фонды ел башыннан ана капиталы булган гаиләләргә сертификаттагы акчаларның актуаль суммасы турында 6,5 млн белдерү җибәргән. Мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет һәм фондның клиент хезмәтләре аша бирелә.

Социаль фондның Башкортстан Республикасы районнары һәм шәһәрләрендәге бүлекчәләренең клиент хезмәтләрендә калган акчалар турында мәгълүматны 3 меңнән артык сертификат иясе алды.

Ана капиталы турында белешмә гаиләләргә дәүләт ярдәме акчаларын программада каралган максатларга сарыф итүне яхшырак планлаштырырга ярдәм итә. Мәсәлән, ипотекага торак сатып алу яки балаларны укыту өчен түләү.

2023 елда ана капиталы беренче балага 587 мең сум тәшкил итә. Әгәр гаиләдә 2020 елдан бирле туган яки уллыкка алынган ике һәм аннан күбрәк бала булса, һәм элек капитал бирелмәсә, ата-аналар 775,6 мең сум ала. Сертификатта калган кулланылмаган акчалар ел башында ана капиталы күләме белән бергә индексацияләнә.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас